Русларда китап басу эшен башлап җибәрүче Иван Фёдоровка багышланган II республика олимпиадасы була

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Татарстанда 1-31 март көннәрендә русларда китап басу эшен башлап җибәрүче Иван Фёдоровка багышланган II республика олимпиадасы уздырылачак. Анда югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары катнаша ала. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты уздыра. Чараның төп максаты – студентларда һәм укучыларда рус теле, рус китабы тарихына, Борынгы Русьта язу һәм китап басу эше барлыкка килүгә кызыксыну уяту, аларны рус мәдәниятенең күренекле вәкилләре белән таныштыру.
Олимпиадада катнашу өчен гаризалар 1 мартка кадәр 2014ivanfedorov@gmail.com адресы буенча кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International