21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын Спартакиада ярышларында катнашучылар 9 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ.б.
Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында VIP-йөгерү (чаңгы) каралган, ир-атлар өчен – 2 км., хатын-кызлар өчен – 1 км. аралыгында.
Спартакиада ярышларында оешмада 4 айдан да ким эшләмәгән, гомумбелем оешмаларының, мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) төп хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре генә катнашырга хокуклы.
Ярышта катнашучыларның түбәндәге документлары булырга тиеш: форма буенча якынча белдерү (гомуми һәм ярыш төрләре буенча), һәр катнашучыга анкета, расланган паспорт күчермәсе, расланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе.
Ярыш төрләре буенча команда составы һәм ярышлар программасы:
|
Ярыш төрләре
|
Катнашучылар
|
|
|
Ир-атлар
|
Хатын-кызлар
|
|
|
Чаңгы (эстафета)
|
2 кеше. дист. - 3 км
|
2 кеше. дист. – 1,5 км
|
|
Коньки (шорт-трек)
|
1 кеше
|
1 кеше
|
|
Өстәл теннисы
|
1 кеше
|
1 кеше
|
|
Тартылу
|
1 кеше
|
|
|
Җирдән күтәрелү
|
|
1 кеше
|
|
Дартс
|
1 кеше
|
1 кеше
|
|
Шахмат
|
1 кеше
|
1 кеше
|
|
Волейбол
|
6 кеше (2 запас уенчы)
|
|
|
Канат тарту
|
5 кеше (3 ир-ат + 2 хатын-кыз)
|
Белешмә өчен:
1 этап: Якынча (башлангыч) ярышлар шәһәр һәм авыл районнарың мәгариф оешмаларында уза.
2 этап: Спартакиаданың бөтен төре буенча ярышлар муниципаль районнарда барлык мәгариф оешмаларының хезмәткәрләре һәм мәгариф бүлекләре (идарәләре) хезмәткәрләре арасында уздырыла.
3 этап: Волейбол буенча ярышлар зоналар буенча уздырыла.
4 этап: Финал ярышлар Спартакиаданың бөтен төре буенча муниципаль районнарның җыелма командалары һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре командалары арасында уздырыла