Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фәттахов:Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә
2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә. Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шундый фикер әйтте.
Министр искәртеп узганча, былтыр Татарстанда якынча 36 мең кеше 9 нчы сыйныфны тәмамлаган һәм аларның якынча яртысы башлангыч һәм урта һөнәри белем программалары буенча укуларын дәвам иткән. "Бу бик зур "армия". Республика җитәкчеләре без алар өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш дип саный", - дип ассызыклады ул.
Э.Фәттахов искәрткәнчә, узган ел Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында 5 ресурс үзәге төзелгән. 16 февральдә Сарман аграр көллияте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү буенча Һөнәри белем бирү ресурс үзәге ачылды. Узган ел башында "2014-2020 елларга ТРда һөнәри белем бирүне үстерү" программасын тормышка ашыру кысаларында, Сарман аграр көллиятенә тармак ресурс үзәге статусы бирелгән. Үзәктә кабинетлар тулысынча төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган, юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәресләр өчен тренажерлар, авыл хуҗалыгы автомобильләре һәм техникасы җайланмалары тренежерлары, шулай ук аларга агрегатлар сатып алынган.
"Лаборатория, сыйныфларны җиһазланышы, белем бирү программалары, шәхсән укыту - болар барысы да халыкара таләпләргә туры килә. Бу бик яхшы ресурс үзәге, анда аграр сектор өчен кадрларны сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкин, - дип ассызыклады министр. - Без республика җитәкчеләрен капиталь ремонтка, шулай ук җиһаз сатып алуга акча бүлеп биргән өчен бик рәхмәтле". Э.Фәттахов "Агросила групп" предприятиесенең дә ресурс үзәген оештыруга шактый акча керткәнен әйтте.
"Әгәр чыгарылыш сыйныф укучылары республика һәм Россия вузларында белем алуларын дәвам итәргә тели икән, алар 10-11 нче сыйныфка барырга тиеш. Ә гарантияле эш урыны һәм конкрет һөнәр алырга теләүчеләр - ресурс үзәкләренә. Әгәр ул белем алуны дәвам итәргә теләсә, без югары белемне читтән торып яки көндезге бүлекләрдә алу мөмкинлеген булдырачакбыз", - дип йомгаклады сүзен министр.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
ноябрь, 2025 ел
144 республика кадеты тарих буенча "Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм»олимпиадасында катнаша
Татарстанда кадет мәктәпләре һәм интернат мәктәпләре укучылары өчен “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм"олимпиадалар сериясе дәвам итә.
26
ноябрь, 2025 ел
Татарстанда 2026 елда «Россия ел тәрбиячесе» һөнәри конкурсы узачак
«Россия ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсын Татарстанда үткәрәчәкләр. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Казан педагогика көллиятендә укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр узды
Казан педагогика көллиятендә укучылар өчен һөнәри пробалар узды. Бу лекцияләр, практик дәресләр, "Киләчәккә билет" профориентациясенең бердәм моделе кысаларында компьютерда тестлар.
Татарстан делегациясе Байконур космодромына китте
Татарстан Республикасы делегациясе, тарихи вакыйга шаһитлары булу өчен, Байконур шәһәренә (Казахстан) китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз