Казан укучысы – «Артек» халыкара лагереның иң яхшы логотибына уздырылган конкурс финалисты

2015 елның 21 феврале, шимбә
Күренекле “Артек” балалар үзәгенең 90 еллыгы уңаеннан 9-16 яшьлек мәктәп укучылары арасында Халыкара лагерьның иң яхшы логотибына конкурс игълан ителгән иде. Ул былтыр 15 октябрьдән агымдагы елның 30 гыйнварына кадәр үткәрелде. Оештыручылар билгеләгән шартлар буенча, яңа билге лагерьның 90 ел буена тупланган традицияләрен чагылдырырга һәм бер үк вакытта заманча, төрле төсле булырга тиеш.

Кичә Мәскәүдә конкурсның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы уздырылды. Дөньяның 8 иленнән 1700 катнашучыдан нибары 5 финалист сайлап алынган. Финалистлар рәтенә Казанның 18нче мәктәбе укучысы Анастасия Софьина да эләккән. Җиңүче дип Воронеж укучысы Тимофей Оболенский табылды. Ул бүләк рәвешендә лагерьның юбилей сменасына бару мөмкинлеге алды.

Конкурсның жюри составында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец, “Беренче” канал генераль директоры Константин Эрнст һәм “Артек” халыкара балалар үзәге генераль директоры Алексей Каспржак булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International