"Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы нәтиҗәләре билгеле

2015 елның 20 феврале, җомга
2015нче елның 17-19  февралендә "Патриот" республика үзәгендә  "Победа" Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы узды. Хәрби-патриотик уен ел саен Татарстан Республикасы яшьләренә патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге эшләрне камилләштерү максатыннан үткәрелә. Быел республикакүләм финалда Татарстан районнарыннан 14 команда катнашты. Финал нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Саба районы командасы, 2нче урынны - Яр Чаллы командасы һәм 3нче урынны Актаныш районы командасы яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International