Татарстанда көллият һәм техникум студентлары арасында үткәрелүче үзешчән сәнгать фестиваленең зона этаплары башланды
2015 елның 21 феврале, шимбә
2015нче елның 21 февралендә Әлмәт шәһәрендә республика көллиятләре һәм техникумнары студентлары арасында үткәрелүче "Мы-счастливое поколение!" дип аталган үзешчән сәнгать фестиваленең зона этабы башланды. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә. Урта һөнәри белем бирү оешмалары иҗат коллективлары музыка, бию, театр юнәлешләрендә көч сынашачак. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.