Татарстанның 100 укучысы чит телләр буенча БДИ тапшыра

2015 елның 27 феврале, җомга
Бүген Татарстанның чыгарылыш сыйныфта белем алучы 100 укучысы чит телләр буенча телдән БДИ тапшыра.

Татарстанда чит телләр буенча телдән имтихан Казанда һәм Чаллыда уза. Республика башкаласында бу процедурада 40 кеше катнаша, аларның 30 ы инглиз теленнән телдән имтихан бирә, 5 е - француз теленнән, 5 е – немец теленнән; Чаллыда – 60.

Искәртеп узабыз: чит телләрдән телдән имтихан илнең барлык субъектларында үткәрелә, анда быел мәктәпне тәмамлаучы 7 меңнән артык укучы катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International