2015 нче елның 27 нче февралендә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә татар гимназияләре җитәкчеләренең республикакүләм семинар-киңәшмәсе үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгыннан А.С.Шәрипова, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.А.Бикметова, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Р.И.Зарипов, Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты галимнәре һәм республиканың татар гимназияләре җитәкчеләре катнашты.
Алар ачык дәресләр, тәрбия чаралары карадылар, югары уку йортлары галимнәренең чыгышларын тыңладылар.
Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әзерләнгән “Каһарманнар даны мәңгелек” әдәби-музыкаль композиция киңәшмәдә катнашучыларның күңелләренә хуш килде.