Татарстанда "Ел тәрбиячесе" конкурсының зона этаплары уза

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
"Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының зона этаплары башланды. Кичә конкурс Яшел Үзәндә ачылды.

Зона турында һәр муниципаль районнан икешәр конкурсант катнаша. Алар жюри игътибарына иҗади презентация һәм балалар белән педагогик чара тәкъдим итәргә тиеш.

Зона турлары 6 муниципаль районның балалар бакчалары базасында узачак. Тәрбиячеләр 11 мартта Сарман районының Җәлил шәһәр тибындагы бистәсендә, 12 мартта Лениногорс районында, 16 мартта Түбән Камада, 18 мартта Балтач районында, 20 мартта Алексеевск районында көч сынашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International