"Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этабы
2015 елның 6 марты, җомга
2015 елның 5-28 мартында республиканың 9 (Балтач, Саба, Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Минзәлә, Тәтеш, Яшел Үзән, Аксубай) муниципаль районында "Ел укытучысы-2015" республикакүләм конкурсының зона этаплары уза. Татарстан Республикасының 225 укытучысы "Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2015", "Татарстан Республикасы Математика укытучысы-2015", "Татарстан Республикасы Физика укытучысы-2015", "Татарстан Республикасы химия укытучысы-2015" исемнәре өчен көч сынашачак.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.