Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы 2015 елда 5324 баланың сәламәтләндерүен планлаштыра (2014 елда – 5550 бала). Алар арасында 12 балалар йортыннан, интернат мәктәпләреннән 1449 бала һәм интернат мәктәпләреннән мөмкинлекләре чикләнгән балалар шәһәр яны лагерьларында ял итәчәк (2014 елда – 1800 бала).
Кара диңгез буендагы шәһәр яны лагеренда 150 балага җәйге ял оештырыла (80 бала – балалар йортыннан, 70 бала – гаиләгә тәрбиягә алынган балалар).
2015 елның август аенда республикабызның “Учак” исемендәге сәламәтләндерү лагеренда гаиләдә тәрбиягә алынган 150 балага һәм 50 ата-анага ял оештырылачак.
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.