Тәтеш районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2015 елның 19 июне, җомга
2015 елның 19 июнендә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы базасында Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү уку йортларында ярдәмче хуҗалыкларны һәм игенчелек культурасын үстерү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә аграр профильле 24 урта һөнәри уку йорты җитәкчеләре катнашты. Семинар программасы кысаларында уку аудиторияләре, авыл хуҗалыгы техникумы белән танышу, техникумның ярдәмче хуҗалык кырларына чыгу каралган иде.
Семинарда катнашучыларга уку йортының ярдәмче хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы культурасы кырларын эшкәртү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге тудырылды. Шулай ук аграр уку йортлары өчен бюджеттан тыш эшчәнлектән алынган төп табыш чыганакларының берсе булган авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге экономияләр турында фикер алышу булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International