Татарстанда республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесе дәвам итә

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Татарстанда 2015 елның 18 мартында башланып киткән республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 122 мәктәбеннән 40 меңгә якын укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 077 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Тукай, Балтач, Арча, Теләче, Нурлат, Мөслим районнары мәктәп укучылары исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Кукмара, Нурлат, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Тукай, Ютазы, Югары Ослан районнарыннан мәктәп укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы планшет белән бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International