Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этабы узды

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
17-19 июньдә Яр Чаллы шәһәреннең 35нче мәктәбе базасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этап финалы узды. 
Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча фестивальнең региональ этап финалында 13 команда катнашты.  Сигез кешедән торган командалар Арча, Буа, Бөгелмә, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Саба, Түбән Кама, Яңа Чишмә муниципаль берәмлекләреннән, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән иде.
Фестивальнең региональ этап финалында Татарстан Республикасының җыелма командасы формалашачак. Җыелма команда 23-29 авгсут көннәрендә Белгород шәһәрендә “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең йомгаклау этабында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International