Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда “Иң күп укучы мәктәп баласы” бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде
2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Казанның 45нче балалар китапханәсендә “Иң күп укучы мәктәп баласы” бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләре бүләкләнде. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителгән бәйгене, “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиесе, Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, оештыра. Аның төбәк этабы исә “Россия почтасы” ФДУП филиалы – “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мәдәният идарәсе, башкаланың Үзәкләштерелгән китапханә системасы ярдәме белән уздырылды, “Татар-информ” МА исә мәгълүмати ярдәм күрсәтте. Анда Казан шәһәре балалар китапханәләренә йөрүче 20 меңләп бала катнашкан. Конкурс нәтиҗәләре буенча, уку елы барышында китапханәдән иң күп китап алган укучылар ачыкланган. Шунысын да билгеләп узу кирәк: бәйге 2 категориядә – 1-4нче һәм 5-11нче сыйныфлар арасында үткәрелгән.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина катнашты.
Айгөл Горнышева былтыр Россиядә Мәдәният, быел Әдәбият елы дип игълан ителүенә игътибар юнәлтеп: “Бу дәүләтнең әдәбият, мәдәният өлкәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә торган фактор, – диде. Ул китапның кешеләр, бигрәк тә балалар тормышында гаять мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте. Айгөл Горнышева Казанның үзәкләштерелгән китапханә системасының конкурсны оештыруда актив катнашуын билгеләп: – Нәкъ менә китапханәләрдә грамоталы, битараф булмаган кешеләр эшли. Алар мәктәп укучыларына китаплар дөньясында адашмаска, үзләренә кирәкле һәм файдалы басманы сайлап алырга ярдәм итә”, – диде. Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы бәйгенең Әдәбият елында гына түгел, киләчәктә дә, традицион рәвештә, үткәрелүенә, өмет баглады.
Конкурсның җиңүчеләрен Светлана Гришина да тәбрикләде. “Әдәбият йорты – китапханә белем йорты – мәктәпкә укучыларны укытырга ярдәм итә. Белем бирү процессында почта да актив катнаша: ел саен миллионлаган балалар хатлар яза. Шул рәвешле, эпистоляр жанр саклана”, – дип сөйләде. Ул “Иң күп укучы мәктәп баласы” конкурсының яшь буынны китап укуга җәлеп итүгә юнәлтелгәнен ассызыклады.
Бәйге нәтиҗәләре буенча 1-4нче сыйныфлар арасында иң күп китап укучы мәктәп баласы дип Казанның 122нче мәктәбеннән Мария Клинтакова (1нче сыйныф) табылды. Ул барлыгы 219 (!) китап укыган. II урында – башкаланың 12нче мәктәбе укучысы Арсений Лузин (2нче сыйныф). III урынга исә Казанның 132нче мәктәбе (2нче сыйныф) укучысы Роман Кустадинчев лаек булды.
5-11нчеләр арасында I урын Казанның 92нче мәктәбеннән (8нче сыйныф) уку елы дәверендә 124 китап укыган Айгөл Насриевага тәтеде. Башкаланың 131нче лицее (9нчы сыйныф) укучысы Арсен Вольский – II, 170 мәктәбе укучысы Николай Матвейчук – III урында. Җиңүчеләргә дипломнар, китаплар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сүз уңаеннан, төбәк этапта җиңү яулаган укучыларның барысы да бәйгенең августка кадәр уздырылачак Россия этабында катнаша. Илнең иң күп китап укучы мәктәп балаларын бүләкләү тантанасы исә агымдагы елның сентябрендә Мәскәүдә була.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Балалар бакчалары һәм көллиятләр беренче тапкыр ата-аналар инициативалары конкурсына гариза бирә ала
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләрен ата-аналар җәмгыятьләре инициативалары конкурсында катнашырга чакыралар.
Менделеевск районында СВОда катнашучылар истәлегенә «Герой партасы» ачылды
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте.
Татарстан укучылары — “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча гомуми белем бирү мәктәбенең йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды!
Азнакайда «Росинка» 12 нче балалар бакчасының 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Азнакай шәһәренең “Росинка” 12 нче балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз