Түбән Камада профориентация буенча эшчәнлекне камилләштерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
26 июньдә Түбән Кама нефтехимия һәм нефтьне эшкәртү техникумы базасында профориентация буенча эшчәнлекне камилләштерү мәсьәләләре буенча республикакүләм киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Пленар утырыш барышында муниципаль берәмлекләрдәге башкарма комитет мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре, көллият һәм техникум директорлары 2015 елда Татарстан Республикасында профориентация буенча эшчәнлекне камилләштерүнең төп ысуллары хакында фикер алышты, Түбән Кама муниципаль районының профориентация буенча программасы һәм нефтехимия тармагында һөнәри белем бирү үсеше концепциясе белән танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International