Бүген Татарстан яшь геологларының II Республика ачык кыр олимпиадасы рәсми рәвештә ачылды. Ике атна дәвамында ул Казан янындагы "Заречье" балалар сәламәтләндерү лагерында узачак.
Кыр олимпиадасын ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты. "Безнең республика данын 30 команда яклаганы, Казакъстан Республикасындагы һәм Кырым Республикасының Бахчисарайдагы дусларыбыз катнашу сөенечле", - дип мөрәҗәгать итте ул олимпиадада катнашучыларга.