Казанның 26 балалар бакчасында быел 600 урынлык өстәмә төркемнәр ачыла

2015 елның 20 июне, шимбә
Казан каласында гамәлдә булган 26 балалар бакчасында быел 600 урынлык өстәмә төркемнәр ачыла. Шуңа капиталь төзекләндерү программасы буенча 46,4 млн сум акча каралган.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин шушы мәсьәләдә, башланган эшләрне очлап чыгарга күп калмады, гомумән алганда, эшләр башкарылышы – 81 процент тирәсе, диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International