Татар телендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү

2015 елның 1 июле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы юридик хезмәте бушлай юридик ярдәм дәүләт системасы кысаларында һәрдаим  "Болгар радиосы" эфирында мәгариф өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча гражданнарга  хокукый  консультацияләр күрсәтә. Чираттагы юридик консультация 2015 елның 1 июлендә 22.00 сәгатьтә "Болгар радиосы"нда "Нокта" тапшыруы кысаларында узачак. Әлеге тапшыру барышында теләге булган һәр граждан өчен татар телендә онлайн режимда бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге тудырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International