Казанда яшь геологлар арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы уза
2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
27 июньнән 14 июльгә кадәр Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында II республикакүләм ачык кыр олимпиадасы уза. Олимпиадада Татарстан Республикасыннан 30 команда, Крым Республикасының Бакчасарай районы һәм Казахстан Республикасы командалары катнаша.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстанның җыелма командасы формалаштырылачак, алар 30 июльдән 10 августка кадәр Төмән шәһәрендә яшь геологлар арасында узачак X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак.