Татарстан проекты “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия конкурсының “Мәгарифтә IT” номинациясендә җиңү яулады

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Кичә Ханты-Мансийскида “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия төбәк мәгълүматлаштыру проектлары конкурсы финалының беренче көне уздырылды.
Быел жюри хозурына барлыгы 170 проект тәкъдим ителгән, шуның 36сы финалга үткән. Алар 10 номинация буенча бәяләнгән.
Татарстан “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия конкурсына 13 хезмәт җибәргән. Шуның 3се бәйгенең финалына узган.
Финалның беренче көне йомгаклары буенча Татарстанның “Мәктәп картасы” проекты “Мәгарифтә IT” номинациясендә җиңү яулады. Проектны ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова презентацияләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International