Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте югары уку йортын сайлаганда лицензиясе һәм дәүләт аккредитациясен тикшерергә киңәш итә

2015 елның 10 июле, җомга
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте уку йортларына кабул итү кампаниясе кысаларында абитуриентларны, студентларны һәм аларның әти-әниләрен югары уку йортын сайлаганда игътибарлы булырга чакыра. Аеручада югары уку йортын сайлаганда белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукы булган лицензиясенең гамәлдә булуын тикшерергә киңәш ителә. Югары уку йортының дәүләт аккредитациясе турындагы таныклыгы булуы аның федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килүе хакында сөйли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International