“ТАИФ” компаниясе генераль директоры урынбасары Гүзәлия Сафина да бүген бездә кунакта булды, тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Сез әле яшь. Төп максатыгыз уку, белем алу булсын. Ә планнарыгызны тормышка ашырыр өчен без сезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер!» – диде ул.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов үзенең уңыш серен ачты. «Күңелемә ошаган шөгыльне тапкач – бар максатларыма да ирештем», - диде ул гади генә.
«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион уены магистры Ровшан Аскеров үзенең төп уңышларын барлады. «Һәр ир-атның төп бурычы – әйбәт ата һәм ир була белүдә. Мин моңа ирештем дип саныйм», - ди ул.