Яшь туристлар һәм коткаручылар өчен профиль смена старт алды

2015 елның 14 июле, сишәмбе
2015 елның 11 июлендә “Костер” республикакүләм балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Яшь туристлар һәм коткаручылар” дип аталган республикакүләм профиль смена башланып китте. Смена дәвамында республика шәһәрләре һәм районнарыннан килгән туризм белән кызыксынучы 70тән артык укучы җәйге лагерьда гына ял итеп калмыйча,  кыр шартларында яшәү техникасына өйрәнәчәк, тирә-як турында файдалы мәгълүмат алачак, топография һәм җирле тирәлектә җайлашу серләренә төшенәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International