Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Иннополиста "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде
2015 елның 15 июле, чәршәмбе
14 июльдә Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы - "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үзенең эшен башлап җибәрде. Җәйге кампусның темасы - "Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем". Студентларны Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, "Россия Саклык банкы" идарә рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров сәламләде.
Владимир Мау кампус һәм Иннополисның "яшьтәшләр" булуын да билгеләп узды, чөнки икесенең тормышына да 2012 нче елда башлангыч бирелгән. Ректор кампуска кызыклы проектлары булган, инглиз телен ирекле белгән студентлар гына сайлап алынуын ассызыклап үтте. "Иң мөһиме - проектлар гына түгел, дуслык, аралашу, бизнеста партнерларны табу - кампусның әнә шундый бурычы да бар", - дип белдерде В. Мау. Ректор башта беренче кампусны гына Татарстанда үткәреп, алдагы елларда башка төбәкләргә күчү нияте булганын яшермәде, тик бу чараны Татарстанда үткәрү бик рәхәт булуын билгеләп үтте һәм кампусны әлегәчә гел республикада уздыру мөмкинлеге өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның Иннополис шәһәре ачылуы белән бик әһәмиятле ел булуын искәртте. "Бу бик җитди мәйданчык, куәтле планнарыбыз да бар. Ышанам: якын киләчәктә бу шәһәрчек шәп IT-үзәк булачак. Биредә бары тик сезнең кебек акыл ияләре генә җитми, шуңа күрә Иннополиска рәхим итегез", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры студентларга.
Николай Никифоров студентларны Иннополис территориясендә тәкъдим ителәчәк вакансияләр, шәһәргә кагылышлы төрле яңалыклар белән танышып барырга өндәде.
Форумны тантаналы ачу чарасында катнашучы студентларга кампусның фәнни җитәкчесе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинның видеомөрәҗәгате тәкъдим ителде. Ул халыкара форумның Президент каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан Татарстан Республикасы ярдәме белән оештырылып килүен шәрехләп узды. "Оештыручылар программаны максималь төстә эчтәлекле итәргә тырыша. Чыгыш ясау өчен абруйлы экспертлар, уңышларга ирешкән эшмәкәрләр, күренекле галимнәр чакырыла. Төп бурыч - Сезгә, талантлы яшьләргә, ачылу, сәләтен күрсәтү мөмкинлеген бирү. Сезгә бүгенге көндә үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру зарур, киләчәктә аның файдасы бик зур булачак", - диелә Нарышкинның видеомөрәҗәгатендә.
Тантаналы чарадан соң, форум "Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше" темасына дискуссия белән дәвам итте.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Балалар бакчалары һәм көллиятләр беренче тапкыр ата-аналар инициативалары конкурсына гариза бирә ала
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләрен ата-аналар җәмгыятьләре инициативалары конкурсында катнашырга чакыралар.
Менделеевск районында СВОда катнашучылар истәлегенә «Герой партасы» ачылды
Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров Илнәт мәктәбендә узган истәлекле чара турында хәбәр итте.
Татарстан укучылары — “Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча гомуми белем бирү мәктәбенең йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призёрлар
“Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре” буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды!
Азнакайда «Росинка» 12 нче балалар бакчасының 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Азнакай шәһәренең “Росинка” 12 нче балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз