Иннополиста робототехника буенча профиль смена узды

2015 елның 17 июле, җомга
2015 елның 9-16 июлендә Иннополис университеты базасында  робототехника буенча олимпиадага  әзерләнү максатыннан республикакүләм укыту-өйрәнү җыены узды. Биредә Республикакүләм һәм Бөтенроссия роботехника олимпиадаларында җиңү һәм призлы урыннар яулаган командалар катнашты. Җыенда республиканың 12 муниципаль районыннан 50 укучы килгән иде. Җыен программасына теоретик һәм практик шөгыльләр, тренинглар һ.б. кергән. Җыенга Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда җиңүче командаларны әзерләгән, робототехника буенча олимпиаданың әйдәп баручы белгечләр  чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International