Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте көз көне БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул итү вакытын хәбәр итте

2015 елның 18 июле, шимбә
Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте агымдагы елның көзендә БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул ителү вакытын хәбәр итте. Мондый форматта БДИ быел беренче тапкыр үткәрелә. “25 сентябрьдә БДИ математикадан, 29 сентябрьдә рус теле буенча үткәреләчәк. Гаризалар 26 августтан 15 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк”, - диде Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International