Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстанның 4нче сыйныф укучыларының математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, уку буенча йомгаклау эшләре турында
2015 елның 21 июле, сишәмбе
Татарстанның 4нче сыйныф укучылары математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, уку буенча йомгаклау эшләрен уңышлы башкарган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда башлангыч, төп һәм урта мәктәптә белем сыйфатын бәяләү системасы булдырылган. Башлагыч мәктәптә ул 2 төп мөһим өлештән гыйбарәт. Иң элек балаларның белемнәре мәктәпкә кергәндә бәяләнә. Аерым алганда, 1нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсе уку елы башында (сентябрь) һәм ахырында (май) тикшерелә. “IPIPS” дип исемләнгән әлеге халыкара тикшеренү Бөекбритания тәҗрибәсе буенча үткәрелә һәм башлангыч сыйныфлар укытучыларының, шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләренең эшенә вакытында төзәтмәләр кертү мөмкинлеге булдыра”, – дип сөйләде Энгель Фәттахов.
Тикшеренүләрнең 2нче өлеше исә башлангыч мәктәпне тәмамлаганда башкарыла. Аның буенча уку елы дәвамында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 4нче сыйныфларда чит ил һәм татар телләре буенча диагностик тест үткәргән, шулай ук яңа мәгариф стандартлары буенча белем алган башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның рус теле, математика, әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән белем дәрәҗәсен тикшергән.
“Агымдагы уку елының апрелендә Татарстанның барлык белем бирү оешмаларында, Икътисад югары мәктәбе белән берлектә , мониторинг тикшеренүләре үткәрелде. 4нче сыйныф укучылары математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья, уку һәм төркем проектлары буенча йомгаклау эшләре башкарды”, – дип сөйләде министр үзенең чыгышында.
Ул билгеләп узганча, әлеге мониторинг биремнәре, белем-күнекмәләрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклаудан бигрәк, укучыларның дәресләрдә алган белем-күнекмәләрдән төрле очракларда нәтиҗәле итеп файдалана белү сәләтен бәяләүгә юнәлтелгән. Мониторингта республиканың 35 меңнән артык 4нче сыйныф укучысы катнашкан.
Энгель Фәттахов әйтүенчә, Татарстан укучыларының нәтиҗәләре Россиянең башка төбәкләрендә белем алучы яшьтәшләренең уртача нәтиҗәләреннән 10-15 процентка югарырак.
Министр китергән саннардан күренгәнчә, ТРда башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның 94 проценты математика һәм рус теле буенча яңа федераль дәүләт мәгариф стандартлары таләпләре кысаларына сыешкан. Әйләнә-тирә дөнья буенча бу сан 93 процент, уку буенча 95 процент һәм проект эшчәнлеге буенча 92 процент тәшкил иткән.
Шул ук вакытта 4нче сыйныф укучыларының 5-8 проценты 5нче сыйныфка 1 яки берничә фән буенча әзерлекнең база дәрәҗәсе таләпләрен үтәмичә күчкән.
“Республиканың барлык мәктәпләре һәр сыйныф һәм һәр укучы буенча нәтиҗәләрне алды. Бүген укытучылар һәм методик хезмәткәрләр алдында аларны җентекләп анализлау бурычы тора”, – дип билгеләп узды ТР мәгариф һәм фән министры. Әлеге нәтиҗәләрне исәпкә алып, укучыларның шәхси белем алу траекториясен билгеләү күздә тотыла.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
апрель, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева ТР Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышын үткәрде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле комиссиясе утырышы булды.
1 апрельдән Казанда һәм Татарстанның кайбер районнарында балалар бакчаларына балаларны туплау башланды
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кабул итү өчен гаризалар бирү һәм аларның статусын Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) аша тикшереп карарга мөмкин.
КФУдан Ильяс Низамов - «Система» Бөтенроссия стипендия конкурсында җиңүче
«Система» хәйрия фонды ел саен фәнни-технологик үсешнең өстенлекле өлкәләрендә тикшеренү, фәнни һәм инновацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Система» стипендиаль конкурсын үткәрә.
Илсур Метшин Подлужная урамындагы Укытучылар йортында төзелеш эшләре барышын карады
Подлужной урамындагы бинаны реконструкцияләү тәмамланып килә. Объектның төзелеш әзерлеге 75% тәшкил итә: төп төзелеш эшләре төгәлләнгән, белгечләр биналарның эчке бизәлеше белән шөгыльләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз