Чистай балалар йөртында тәрбияләнүчеләр Грециянең Солоники шәһәрендә булып кайттылар

2015 елның 11 сентябре, җомга
2015 елның 26 августыннан 5 сентяберенә кадәр, Хәйрия фонды балаларга ярдәм итү “Ambotis Foundation”, Солоника шәһәренең Генераль консульствасы, Россия Федерациясенең Татар Республикасы буенча Эзләү комитеты ярдәмләре белән “Чистай балалар йөртында” тәрбияләнүчеләр Грециянең Солоники шәһәрендә булып кайттылар.

Грециягә баруның төп максатына ирешеп, балалар сәләмәтлекләрен арттырдылар, традицияләре һәм гөреф гәдәтләре белән таныштылар.

Балалар күп төрле кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсияләрдә булдылар, Грециянең географиясе, тарихы, мифологиясе белән таныштылар, археологик һәйкәлләрне күрделәр. Шулардан: Олимп тавы, Серафим Саровский храмы, Ак Башня, Филипп II һәм АлександрМакедонский һәйкәлләре.

Грециядә булган сәяхәтне балалар охшатып бик кәнәгать булып калдылар, балаларның күңелләрендә җылы хисләр калдырган өчен, хыялларын үтәгән өчен, эчкерсез шатлык биргән өчен “Чистай балалар йөртында” тәрбияләнүчеләр һәм администрация зур рәхмәтләрен җиткереп, алдагы эшләрендә уңышлар юллап калалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International