Конкурсның финал этабында бөтен Россиядән килгән 78 укытучы ярышачак.
Бәйгедә Татарстан данын Казаннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова яклаячак. Ул ТР башкаласының Киров районы Юдино бистәсендә урнашкан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 151нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә укыта.
Искәртеп узабыз: элегрәк "Ел укытучысы" республика конкурсы кысаларында, Евгения Родионова педагоглар турнирының финал этабында 45 катнашучы арасында иң яхшысы дип табылып, абсолют җиңүче булган иде
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.