Энгель Фәттахов КФУ студентлары белән очрашты

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
8 сентябрьдә Казан федераль университетының Психология һәм белем бирү институтында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 1-4 курс студентлары белән очрашты. Очрашу дәвамында студентлар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Нигездә сүз Татарстанда гомуми һәм югары белем сыйфатын арттыру, югары квалификацияле мөгалимнәр әзерләү, яшь укытучыларга социаль ярдәм күрсәтү турында барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International