Алабугада яңа балалар бакчасы ачылды

2015 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Алабуга шәһәрендә 260 урынлык "Киләчәк" балалар бакчасы ачылды. Әлеге бакчаның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель  Фәттахов һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты. Бу инде соңгы ике елда Алабугада ачылган өченче яңа балалар бакчасы. Бирегә 2 яшьтән 7 яшькә кадәрле балалар йөриячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International