Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов Казанның 146нчы мәктәбе укучылары белән очрашты
2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 146 нчы мәктәбе өлкән сыйныфлары укучылары белән очрашты. Очрашу мәктәп ресторанында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Әңгәмә барышында укучылар Рөстәм Миңнехановның үз командасына кешеләрне нинди критерийлар буенча сайлап алуы, мәктәптә аның нинди фәннәр белән кызыксынуы һәм аның яраткан ризыклары турында сорадылар.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов гомере буена төрле һөнәрләрне үзләштерүе турында сөйләде: инженер, энергетик булып эшләргә өлгергән, кулланучылар кооперациясендә һәм башка урыннарда үзен сынап караган. «Сез әле яшьләр, үзегезне төрле тармакларда сынап карарга кирәк. Беркайчан да зур башлык булырга тырышмагыз: үзеннән-үзе вакыт узу белән килә торган нәрсә ул. Иң мөһиме – үзең эшләүче өлкәдә иң яхшы булу һәм командада эшли белү. Яхшы белгечне бик тиз күреп алалар», - диде Татарстан лидеры.
Мәктәп елларын искә алып, ул билгеләп үткәнчә, аның яраткан фәннәре математика, физика, химия булган. «Безнең республикада төп тармак нефть химиясе бит. Мәктәптән соң химияне җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәвем хәзер сизелә. Тагын да кайбер тармакларда белем җитеп бетми. Аларны үзләштерергә тырышам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул укучыларга чит ил телләренә зур игътибар бирергә киңәш бирде. «Бүген без бер генә чит тел турында түгел, берничә чит тел өйрәнү турында турында әйтәбез. Бу бик куәтле көндәшлеккә сәләтле өстенлек. Әгәр киләчәктә сезгә башка илдә эшкә урнашырга мөмкин булса, җирле телне белү сезгә бик кирәк булачак», - диде Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
Җитдирәк сораулар да булды. Аерым алганда, укучыларның берсе Рөстәм Миңнехановтан Көнбатыш санкцияләренең ил икътисадына нинди зыян китерүе турында сорады. «Безне изоляцияләргә тырышалар – бу бик начар. Безгә технологияләр, арзан финанс ресурсларына чыгу мөмкинлеге кирәк. Шуңа күрә санкцияләр зыян китерми дию дөрес булмас иде», - дип белдерде ул.
Бу вазгыять үзеннән-үзе хәл ителмәячәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов: Россиянең хәзерге асылда чимал байлыкларына нигезләнүче икътисади системасын үзгәртеп корырга кирәк. «Кайберәүләр, нефтькә генә таяну - начар, диләр. Әгәр дә нефть һәм газ булмаса, безгә ни булыр иде? Әлбәттә, технологияләрне, машина төзелешен, агросәнәгать комплексын үстерергә кирәк. Без – куәтле нефть химиясе иле. Шул ук вакытта бик күп полимерларны читтән кертәбез. Ә бит СССР нефть эшкәртү буенча алда барган. Боларны барысын да яңадан кайтарырга кирәк», - диде ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә бердәм мәктәп формасы кертүне хуплады. Корпоратив рухны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк, дип саный Татарстан лидеры.
Әңгәмә азагында укучылар Рөстәм Миңнехановтан тормышындагы өч иң мөһим нәрсәне атавын сорадылар. Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, болар – ата-аналар, гаилә һәм эш.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз