Казан укучылары узган уку елында 286 тонна макулатура тапшырган
2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
Казан укучылары уку елы дәвамында "Зеленый круг" социаль-экономик проект кысаларында 286 тонна макулатура тапшырган. Әлеге проект Казан мәктәпләре арасында инде икенче ел үткәрелә. Быел анда 120 мәктәп, лицей һәм гимназия катнашты. Алардан 23 уку йорты макулатура җыю буенча рекорд куйды.
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.