Казанда робот техникасы буенча ярышлар үткәрелә

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
26 сентябрь көнне Казанда Балалар һәм өлкәннәр өчен “Мавыктыргыч фән һәм техника” интерактив робот техникасы буенча “Легоробот ДЗНиТ-2015” ярышларын уздыра.

Бәйгедә Татарстанның Азнакай, Түбән Кама, Кайбыч, Арча, Мамадыш, Спас, Саба, Зәй һ.б. төбәкләренең белем бирү йортларында укучы 7 яшьтән 16 яшькәчә балалар һәм үсмерләр катнаша. Алар осталыкларын “Роботлар сумосы” һәм “Трассаны вакытка узу” номинацияләрендә күрсәтәчәк, шулай ук “Роботлар-ярдәмчеләр” темасына иҗади проектларын тәкъдим итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International