Һөнәри белем бирү системасы 75 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
2015 елның 2 октябрендә Россия һөнәри белем бирү буенча дәүләт  системасының барлыкка килүенә 75 ел тула. Әлеге түгәрәк датаны билгеләп үтү кысаларында, агымдагы уку елында республика көллиятләре һәм техникумнарында узачак чаралар исемлеге төзелде. Һөнәри белем бирү системасының иң яхшы мөгәллимнәрен бүләкләү тантанасы 3 октябрьда "Татнефь-Арена"  Боз сараенда Халыкара Укытучылар көнен билгеләп үткәндә  узачак. Соңгы елларда һөнәри белем бирү системасында квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән  бик күп үзгәрешләр күзәтелде. Моның ачык мисалы булып Татарстанда инде эшләп килүче һөнәри белем бирү оешмалары базаларында заманча җиһазлар белән баетылган  ресурс үзәкләр булдыру тора. 2014 елда республикада 10 ресурс үзәк ачылган була, 2015 елда тагын 9 шундый үзәк ачу планлаштырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International