Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанның Совет районында “Арлекин” исемендәге яңа балалар бакчасы ачылды
2015 елның 25 сентябре, җомга
Казанның Совет районында мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе нең яңасы – “Арлекин” исемендәге балалар бакчасы ачылды. Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагоглар төркемен “өй туе” белән Казан мэры Илсур Метшин котлады.
“Яңа балалар бакчасы ачылуга без сезнең белән бергә шатланабыз. Элек балалар бакчалары җитмәү мәсьәләсе бик җитдиләрдән иде, ләкин хәзер ул тарихка керә бара”, - диде И.Метшин. Шәһәр башлыгы мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләренә зур игътибар биргән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйтте.
146 нчы номерлы катнаш төрдәге “Арлекин” балалар бакчасы Гали Динмөхәммәтов урамы, 4б адресы буенча урнашкан. Ул 11 төркемдә шөгыльләнәчәк 220 балага исәпләнгән. Бина территориясе тулысынча эшләп бетерелгән: биредә уен, спорт мәйданчыклары һәм бик күп кече архитектура формалары урнаштырылган. Балалар бакчасында музыка, хореография, физик тәрбия шөгыльләре өчен аерым заллар, сенсор бүлмәсе һ.б. бар.
Балалар бакчасы мөдире Галина Журавлева сүзләренчә, балаларны сәнгати-эстетик яктан тәрбияләү – бакча эшчәнлегенең төп юнәлеше. Балалар бакчасында шулай ук актерлык осталыгы, сөйләм сәнгате, ритмопластика, хореография, сулыш алу буенча гимнастикалар һәм чит ил телләре буенча белем һәм тәрбия бирү каралган. Балалар белән театраль белеме булган белгечләр, шулай ук француз, гарәп, инглиз һәм немец телләрендә аралашучы тәрбиячеләр шөгыльләнәчәк.
Илсур Метшин төзекләндерелгән территорияне, эш бүлмәләрен һәм бакчада урнашкан залларны карады. Моннан тыш, шәһәр башлыгы инглиз теле һәм физик тәрбия дәресләренә кереп чыкты. Ул балалар белән аралашып, алардан яңа бакча турындагы фикерләре белән кызыксынды. Аннан соң башкала мэры “Курочка Ряба” дигән кыска спектакльне карады.
Ачылу тантанасы уңаеннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балалар көче белән әзерләнгән концерт оештырылды. Бәйрәм кунакларына кечкенә балериналар башкаруында “Аккош күле” биюе, цирк чыгышы һәм башка вокал, бию номерлары тәкъдим ителде.
Илсур Метшин яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә әйбәт педагоглар һәм бик сәләтле балалар җыелганлыгын билгеләп үтте. “Безнең булган бөтен байлыгыбыз – ул безнең балаларыбыз. Без аларны бик яратабыз, аларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләре өчен барысын да эшләячәкбез. Өч яшьлек һәм аннан да кечерәк балаларның үзләрен иркен тота алулары бик мөһим. Сәхнәдә мондый дәрәҗәдә чыгыш ясый алган балалар киләчәктә бернәрсәдән дә курыкмаячаклар”, – диде И.Метшин.
Шәһәр башлыгы балаларның сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен, әти-әниләрен шатландырып торуларын, педагоглар төркеменә исә эшләрендә уңышлар теләде. Кичә ахырында Казан мэры балаларга бәйрәм торты, балалар бакчасына музыкаль җиһазлар һәм спорт инвентаре алу өчен сертификат тапшырды.
Шул хакта хәбәр иткән мэриянең матбугат хезмәте балалар бакчасын ачу тантанасында Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашуын белдерә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз