Казанда Дмитрий Ливанов "Россия ел укытучысы-2015" конкурсы финалистларына уңышлар теләде

2015 елның 25 сентябре, җомга
Бүген РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов "Россия ел укытучысы-2015" конкурсы финалистларына уңышлар теләде.

Искәртеп үтик: чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнаша.

Казан сәхнәсеннән бөтенроссия конкурсының финал этабында катнашучыларны сәламләп, Дмитрий Ливанов, чара Россиядә 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган Укытучы көне алдыннан үткәрелүен искәртте. "Бу безнең илдә иң яхшы, мөһим һөнәри бәйрәм. Безнең ил быел Укытучы көнен 50 нче тапкыр билгеләп үтәчәк һәм 25 елдан артык бәйрәм алдыннан "Россия ел укытучысы" конкурсының финал этабы уза", - дип билгеләп үтте Д.Ливанов.

Дмитрий Ливанов конкурсның финал этабында катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм алар үз төбәкләрендә җиңүче булды, иң югары професиональлеккә ия булуларын күрсәтте, дип ассызыклады.

Ул конкурсны оештыручыларга һәм Татарстан Республикасына кунакчыл булуы өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International