Рус телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә конкурс

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Татар китап нәшрияты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә рус телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә конкурс игълан итә. Конкурста мәгариф оешмалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методистлар, тел белгечләре һәм берничә автордан торган коллективлар катнаша ала. Дәреслек проектларын 26 октябрьгә кадәр кабул итәләр. Әлеге бәйгедә җиңеп чыккан авторлар 16 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк.
Конкурста катнашыр өчен оештыру комитеты адресына заявка һәм концепция текстын җибәрергә кирәк. Конкурсны үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән нәшрият сайтында танышырга мөмкин: www.tatkniga.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International