Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Урта һөнәри белем алучыларга игътибар арта
2015 елның 29 сентябре, сишәмбе
Татарстанның югары уку йортларында укучылар бик актив. Ә менә урта һөнәри уку йортларында белем алучылар һәрвакыт күләгәдә кала. Бу вәзгыятьне үзгәртү максаты белән, ниһаять, чаралар да уздырыла башлады. Шушы араларда оештырылган урта һөнәри белем бирү учреждениеләре үзидарәсе лидерлар активы мәктәбе узды.
Августта узган Студентларның II белем бирү форумында “Студентлар лигасы”, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында өчьяклы килешү төзелгән иде. Шушы вакыйгадан соң лидерлар мәктәбе урта һөнәре уку йортлары белән эшләүнең беренче мисалы булып тора.
Әйтергә кирәк, әлеге чарада Татарстанның 50 урта һөнәри уку йортлары студентлары - барлыгы 150 кеше катнашкан. Алар барысы да үз уку йортларында сайлап алынган. Судентларга төрле мастер-класслар үткәрелгән, респубикабызның төрле тармакларында эшләүче шәхесләр белән очрашулар да узган. Катнашучылар студентлар үзидарәсе эшчәнлеге буенча да шактый белем үзләштергән. Проектлар белән идарә итү, ораторлык сәнгатенә дә өйрәнгәннәр алар, “Студентлар лигасы”, “Россия яшьләр берләшмәсе” вәкилләре белән дә аралашырга өлгергәннәр. Моннан тыш, студентлар идеаль студентлар советын төзеп караган.
- Лидерлар активы мәктәбен тәмамлаганнан соң, студентлар проектларны тормышка ашыру, студентлар үзидарәсен төзү механизмнарын аңлый. Без аларга кешеләрне ничек җәлеп итәргә, гомумән, ничек эшләргә кирәклеген аңлаттык, – дип сөйләде “Interta.ru” хәбәрчесенә “Студентлар лигасы”ның матбугат үзәге җитәкчесе Валерия Манжелиевская.
Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучыларның активлыгын чагыштыру авыр. Вуз студентлары күп нәрсәгә ия, алар өчен мәйданчыклар тудырылган, шактый күп эшләр алып барыла. Ә урта һөнәри белем алучылар өчен бары тик хәзер генә системалы эш башлана әле. Шул сәбәпле, алар мондый мәктәпләрне зур кызыксыну белән кабул итә.
Язма башында урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар еш кына күләгәдә кала, дип әйткән идек. Чыннан да, урта һөнәри уку йортлары элек респубиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына караса, аннары Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына күчерелгән. Хәзер исә яңадан Мәгариф һәм фән министрлыгына кайтарылган. Мондый күчешләр вакытында ниндидер системалы эш алып бару җиңел түгел. Бәлки хәзер урта һөнәри уку йортлары студентлары игътибарсыз калмас дигән өмет бар.
Студентлар белән очрашуга килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да: “Бүген махсус урта уку йортлары безнең министрлык карамагында. Шуңа күрә без сезнең белән озак һәм нәтиҗәле итеп эшлиячәкбез, үзебезнең план, проектларыбызны тормышка ашырачакбыз. Сез “Студентлар лигасы”ның тулы хокуклы әгъзалары булачаксыз”, – дип ышандырды.
"Интертат.ру" материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
29
апрель, 2026 ел
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча түләүләргә 12 млн сум акча бүленәчәк
Татарстан Республикасында 2026 елда авыл җирлекләренә һәм кечкенә шәһәрләргә эшкә килүче укытучыларга бертапкыр түләү өчен 12 млн сум акча каралган.
Яр Чаллыда татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр
2026 елның 25 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә «Ябалак» республика комплекслы предмет олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасының мәктәп китапханәләре бөтенроссия дәрәҗәсендә иң яхшысы дип танылды
23 апрельдә Мәскәүдә «Школьная библиотека как центр притяжения: роль библиотеки в создании развивающей среды образовательной организации» бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз