“Россия ел укытучысы-2015” конкурсының 15 лауреаты билгеле булды

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Казан шәһәренең 177 мәктәбендә “Россия ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсының беренче турына нәтиҗәләр ясау уңаеннан тантаналы чара узды. Биредә конкурсның алдагы турына узган 15 лауреатның исемнәре билгеле булды.
Исегезгә төшерәбез, лауреатлар читтән торып үткәрелгән “Интернет-ресурс”, “Методик семинар”, “Мин-укытучы” эссесы, беренче турның “Дәрес” кебек сынауларында җыйган баллар суммасыннан билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International