Казанда "Ел укытучысы -2015" бөтенроссия конкурсы башланды

2015 елның 25 сентябре, җомга
Бүген Казанда " Ел укытучысы - 2015" бөтенроссия конкурсы башланды.

Бу минутларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында тантаналы чара уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. рәсми затлар катнаша.

Искәртеп үтик: "Ел укытучысы -2015" бөтенроссия конкурсы финалы Казанда 24 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уза. Чара традиция буенча узган конкурста җиңүченең ватанында үткәрелә. 2014 елда Нурлат укытучысы Алла Головенькина "Ел укытучысы-2014" конкурсында җиңгән иде.

Конкурсның финал сынауларының I һәм II турлары Казанның Яңа Савин районында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 177 нче урта мәктәптә узачак. Конкурста Татарстан республикасы данын Казанның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Евгения Родионова яклаячак, ул ТР башкаласы Киров районы Юдино бистәсендә аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 151 нче гомуми урта белем бирүче мәктәптә укыта.

Конкурс финалында бөтен илдән 78 педагог Россиянең иң яхшы укытучысы исеме өчен көч сынашачак. Конкурсантлар дәресләр һәм белем бирү проектларын күрсәтәчәк, педагогик советта чыгыш ясаячак һәм төрле ярышларда катнашачак.

Россиянең иң яхшы укытучылары өчен зур мәдәни программа әзерләнгән.

2 октябрьдә Казанда II турга нәтиҗә ясалачак, анда "Ел укытучысы-2015" исеменә дәгъва белдерүче иң яхшы биш укытучы билгеле булачак. Конкурс, 5 октябрьдә, Мәскәүдә Кремль сараендә тәмамланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International