Студентлар арасында уздырылган “Автосессия” республика конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә студентлар арасында “Автосессия” V республика конкурсы финалы булды.

Финалда республиканың 18 районы һәм шәһәреннән 21 команда составында 63 конкурсант катнашты. Алар “Юл йөрү кагыйдәләрен бик яхшы белүчеләр”, “Автомобильне фигуралы йөртү” этапларын узды, шулай ук “Тормыш иминлеге хакына юлларда куркынычсызлык” дигән темага иҗади эш башкарды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, I урынны Казан илкүләм тикшеренү технологик университетыннан Артур Әдиуллов яулады. II урында – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Александр Демин. Казан федераль университетыннан Анна Кулагина III урынга чыкты.

Командалар арасында Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты җиңде. Казан федераль университеты – II урында., Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты - III урында.

Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Артур Әдиуллов “Автостудент” тасмасы белән дә бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International