Республика урманчылыкларында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Республика урманчылыкларында һәм шәһәр яны тыюлыкларында “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе башланды.  Мәктәп урманчылыкларында укучылар һәм экология берләшмәләре урманчыларга ярдәм итә.
Әйтик, Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе укучылары урманнарны тәрбияләү чараларына актив кушылып китте. Әлки урманчылыгының бер кишәрлегендә алар тарафыннан җәен ял итүчеләрдән калган 8 кубометр каты көнкүреш һәм башка төрле калдыклар җыеп алынды һәм чыгарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International