Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче туры уза

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Бүген, сентябрь аена нәтиҗәләр ясап, 24 сәгать дәвамында I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче онлайн-викторинасы үткәреләчәк.
Бәйге 2 турда узачак – беренче турда 7 ай (сентябрь-март) дәвамында 7 татар әдибенә (язучы, шагыйрь, драматург) багышланган 7 онлайн-викторина үткәреләчәк. Шул рәвешле, 7 финалист сайлап алына, алар апрель аенда үткәреләчәк финал турында катнашачак.
Беренче турның сентябрь ае татар драматургы һәм актёры Таҗи Гыйззәткә багышланды, бәйге башлануның беренче көннәреннән үк Белем.ру порталында кулланучыларга аның турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Беренче викторинада "Татнетны үстерү фонды" һәм "Белем.ру" порталы хезмәткәрләре әзерләгән 25 сорау булачак, викторинада драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле сораулар очрар. Аларга мөмкин кадәр тиз һәм төгәл җавап бирергә кирәк.
Барлык мәгълүматны татар телендә Интернет-белем үзәгенең Конкурслар битеннән карап була
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International