“Россия ел укытучысы” лауреатлары белем бирү проектлары әзерли

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
“Россия ел укытучы – 2015” финалының бүгенге конкурс көне мәгариф өлкәсендә проектлауга багышлана. Катнашучылар үз проектларын жюрига 17.30дан да соңга калмыйча тәкъдим итәргә тиеш.

Искәртеп үтик: “Россия ел укытучысы-2015” бөтенроссия конкурсының финалы 24 сентябрьдән алып 2 октябрьгә кадәр Казанда үткәрелә. Бәйгенең йомгаклау сынаулары башкаланың 177нче мәктәбендә уза.

Бүгенге конкурс биременең форматы 3 этапны күз алдында тота. Иртән 15 лауреат жирәбә ярдәмендә 5әр кешедән торган төркемнәргә бүленде. Аннан соң һәр төркем белем бирү проектының темасын, команда әгъзаларының җаваплылык зоналарын билгеләде.

Белем бирү проектын әзерләүгә җәмгысе 6 сәгать вакыт бирелде.

Кичен әлеге проектлар 20 минут дәвамында презентацияләнәчәк. Тагын 10 минут жюри сорауларына җавап бирүгә каралган.

Әлеге конкурс сынавында лауреатлар мәгариф өлкәсендә проектлау культурасын, проблемаларны күрә һәм чишә, командада нәтиҗәле эшли белү сәләтен күрсәтә алачак.

Проектларны түбәндәге таләпләр буенча бәяләү күздә тотыла: тикшеренү эшчәнлеге, аралашу һәм сөйләм культурасы, мәьәләләрне хәл итүнең актуальлеге һәм чынбарлыкка туры килү дәрәҗәсе, нәтиҗәлелеге, проектларны тәкъдим иткәндә иҗадилык һәм оригинальлек.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International