Казанда «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты кысаларында республиканың иң яхшы укытучыларын бүләклиячәкләр

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узачак. Агымдагы елда проектта 250 укытучы катнашты, аларның 26сы- Россия Федерациясе дәрәҗәсендә һәм 39ы – Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә үз өлкәләрендә иң яхшылары дип табылды. Конкурста җиңүчеләргә акчалата премияләр тапшырылачак. Республиканың 26 иң яхшы укытучысы Россия Федерация бюджетыннан 200 000 сум, калган 39 җиңүче республика бюджетыннан 30 меңнән 100 меңгә кадәр акча алачак.
“Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында иң яхшы укытучыларны бүләкләү 2006 елдан бирле тормышка ашырыла.
Җиңүчеләр исемлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International