КФУ иң яхшы университетларның глобаль рейтингына кергән

2015 елның 2 октябре, җомга
Казан федераль университеты беренче тапкыр Times Higher Education британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы университетлары рейтингына кергән. КФУ 301-350 диапазонында урнашкан, ә рейтингтка бәяләнгән 13 россия югары уку йортлары арасында 4 урында тора. THE World University Rankings университетлар рейтингы дөньяда иң абруйлылардан санала. Аның экспертлары югары уку йортларын бәяләгәндә тикшеренүләр дәрәҗәсен, фәнни мәкаләләрнең цитаталаштырылуы, белем бирү хезмәтләренең дәрәҗәсе һ.б. исәпкә ала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International