Татарстаннан 2 директор “Мәктәп директоры” бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлешенә узган

2015 елның 2 октябре, җомга
1 октябрьдә “Мәктәп директоры – 2015” бөтенроссия конкурсының читтән торып уздырылган беренче этабы төгәлләнде. Финалга җәмгысе 30 конкурсант узган. Алар сынауны бәйгенең 24-26 ноябрьдә Мәскәүдә булачак йомгаклау өлешендә дәвам иттерәчәк.

30 финалист арасында Татарстаннан да 2 директор бар: Казанның Идел буе районы 19нчы гимназия директоры Нияз Гафиятуллин һәм Иннополис университеты карамагындагы мәктәп директоры Марат Рамазанов.

Быел конкурста Россиянең 75 төбәгеннән җәмгысе 635 уку йорты җитәкчесе катнашкан. Аның читтән торып уздырылган туры барышында экспертлар конкурсантларның “Хезмәткәрләрне мотивацияләү: акчадан кала тагын нәрсә” дигән темага язылган эсселарын бәяләгән. Әлеге тур ике этапта оештырылган. Аның беренчесе нәтиҗәләре буенча 15 июньдә икенче этапка узган 80 конкурсант исеме игълан ителгән. Аларның эшләре кабат экспертизага җибәрелгән. Икенче этапка узганнарга “Күзгә-күз сөйләшү” дигән 3 минутлык видеоролик төшерүне күз уңында тоткан чираттагы бирем бирелгән. Анда конкурсантлар мәктәпләре, һөнәрләре, гомумән, мәгариф проблемалары турында фикерләре, хыяллары, планнары, борчулары, шатлыклары белән уртаклашкан. Әлеге видеороликларны бәяләү нәтиҗәләре буенча финалистлар ачыкланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International