Данлыклы Иж-Бубыйда укытучыларның да үз форма киеме бар

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Әгерҗе районы Иж-Бубый мәктәбе укытучылары да белем йортына хәзер форма киеп йөри. Кемдер әлеге комплектны тулысынча тектерергә теләк белдергән, кемдер – күңеленә хуш килгән өс киемен генә.
Форманың тулы комплектына жакет, чалбар, итәк, жилет һәм сарафан керә.
Тегүчеләр һәр тәрбияче һәм мөгаллимнең үтенеч-теләген истә тотып, алар белән аерым эшләргә тырышкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International